Рөстәм Миңнеханов: “Язгы ташу - республика өчен өстенлекле проблема”
13.04.2012Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында, республика муниципалитетлары белән берлектә видеоконференция рәвешендә, “ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче федераль законны гамәлгә ашыруда күп фатирлы йортларны һәм мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә үткәрелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге әлеге чарада сөйләшү гадәттәгедән тайпылып, республика муниципалитетлары өчен хәзерге вакытта проблемалы булган су басу мәсьәләсеннән башланды.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков игълан иткәнчә, хәзерге вакытта 2013 йортта яшәүче 146 мең кешенең, шул исәптән 20 баланың яшәешенә язгы ташу проблема китергән, ягъни алар су басу зонасында. Бүген иртән 720 йортта гомер иткән 1700ләп кешенең хәле мөшкел. Баулы районы Татар Тумбарлысыннан, Әлмәттән барлыгы 133 кеше эвакуацияләнгән. Әлеге йортларны су басса, Чистай районындагы Бахта елгасындагы буа күпере, дамба ишелү сәбәпле, җимерелеп, сәфәрдәгеләрнең юлы өзелгән. Дөрес, кичә кич вакытлыча хезмәт итәрлек күпер салынган, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы яңасын проектлау һәм торгызуга әзерлек эшләренә керешкән.
Әлмәт районында 522 йорт су басу зонасында кала бирә. Әлмәт “мәсьәләсе” белән Чистай районында күпер ватылуга китергән шуның кадәр зур ташу сәбәпләрен прокуратура һәм хокук саклау органнары детальләп тикшерергә тиеш – Рөстәм Миңнеханов та, кичә урында хәлне республиканың беренче вице-пермьеры Равил Моратов белән барып күреп-өйрәнеп кайткан Илдар Халиков та шундый фикердә. Президент сүзләренчә, сәбәбе санкциясез су җибәрүгә бәйле булырга мөмкин, шуңа күрә сәбәпләрен белешү таләп ителә, чөнки ул зонада яшәүчеләр өчен куркыныч хәл саклана. Ә инде республиканың гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча республика комиссиясенә прокуратура, гидротехникларны кертергә, шулай ук вазифаи затларны да.
Чистай районындагы ул буа торышын кем дә булса контрольда тотарга тиеш булгандыр бит, һичшиксез, бу хәлләрне җентекләп тикшерү кирәк, дип Президент бик кыска вакытта райондагы күперне торгызу программасын төзүне йөкләде, ә каза күргән кешеләр игътибардан читтә калмасын өчен, тиешле ярдәм күрсәтү зарурлыгын искәртте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы