Казанга Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Аскар Мамин килде

25.10.2018

Бүген Татарстанга Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Аскар Мамин килде. 

«Казан» халыкара аэропортынд аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Казахстанның беренче вице-премьеры белән очрашачак. 

Иртәгә, 26 октябрьдә, Аскар Мамин Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы Хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссия утырышында катнашачак, утырыш Казан Ратушасында узачак. 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.