Рөстәм Миңнеханов PEMANDU Малайзия компаниясе белән Казан агломерациясен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште

25.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген PEMANDU Малайзия компаниясе делегациясе белән очрашты. 

PEMANDU (Performance Management and Delivery Unit) 2009 елда Малайзия икътисадын торгызу максатыннан оештырылган. 2017 елда бөтен бурычларны башкаргач, PEMANDU приватизацияләнгән. Бүген компания стратегик дәүләт идарәсе өлкәсендә башка илләргә, шул исәптән Россиягә дә, киңәшләр, консультацияләр бирә. Аның Сбербанк, Федераль юл агентлыгы, Россия экспорт үзәге һәм башка эре оешмалар белән Россиядә хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, PEMANDU компаниясенең территорияләрне социаль-икътисадый үстерүдә тәҗрибҗәсе бар. Ул хәбәр иткәнчә. республикада өч эре агломерация бар: Казан, Чаллы һәм Әлмәт. "Казан агломерациясе - төп һәм сезнең өчен кызыклы", - диде ул. 

Очрашуда Казан агломерациясен үстерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды. PEMANDU вәкилләре фикеренчә, агломерациянең төп үзәге Казан финанс районы була ала. 

Малайзия делегациясе шулай ук махсус "лаборатория"ләрдә проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен кайтарырга тәкъдим итте. Әлеге алым икътисадның төрле тармалкарыннан белгечләр тәкъдимнәрен тупларга ярдәм итә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.