Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәте эшчәнлегенә яңача карарга вакыт"

11.04.2012

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы утырышы узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Сәяси совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасындагы иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында чыгыш ясады. Әлеге чарада шулай ук ТР Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.

Татарстан парламенты башлыгы бүгенге очрашуның илнең иҗтимагый-сәяси тормышындагы мөһим вакыйгалардан узуын билгеләп үтте. Кыска гына вакыт эчендә россиялеләр РФ ФҖ Дәүләт Думасына – депутатлар һәм РФ Президентын сайлауларда катнашты. “Башка шартларда барачак яңа сәяси цикл башлана”, - диде спикер.

Ул утырышта катнашучыларны республикадагы иҗтимагый-сәяси вәзгыять белән таныштырып, Татарстанның һәм бөтен Россия Федерациясенең тормышның барлык өлкәләрен яңартып кору һәм реформалау юлыннан баруын ассызыклады. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, гражданлык җәмгыяте институты үсеш кичерә, кешеләр үз фикерен ачыктан-ачык белдерә, хакимият белән диалогка әзер. Ул шулай ук “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында лаеклы урын алуын билгеләп үтте. Хәрәкәтнең барлык зур сәяси акцияләрдә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Гомумроссия халык фронтының стратегик партнеры булуын искә төшерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәт алдында торган бурычларга тукталып, ул “Татарстан – яңа гасыр”ның хәрәкәт эшчәнлегенә яңача карарга, аны яңа иҗтимагый-сәяси чынбарлык белән бәйләргә тиешлеген билгеләп үтте.

Спикер 2011 елның октябрендә сәяси совет утырышында хәрәкәтнең уставына һәм программасына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителгәнлеген, шуңа күрә хәрәкәт активистларына бу юнәлештәге эшчәнлекне көчәйтергә чакырды.

“Шулай ук хәрәкәтнең абруен үстерү өстендә дә иҗади эшләү, республика тормышында аның ролен көчәйтү зарур. Бәлки урыннарга чыгып укулар оештыру, сәяси клублар уздыру кирәк булыр. Моннан тыш, кадрлар белән эш тә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Спикер әлегә хәрәкәтнең үз эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алмавын билгеләп үтте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә хезмәттәшлек итәргә чакырды. Чыгышын тәмамлап, коллегаларының игътибарын җитди эшчәнлекккә юнәлтте.

Аннан соң журналистлар белән аралашу вакытында ул партияләрне теркәү тәртибенең гадиләштерелгәнлеген, моңа бәйле рәвештә сәясәт кырында “кысанрак” булачагын белдерде. “Әмма “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте сәяси партиягә әйләнергә җыенмый. Иҗтимагый хәрәкәт кысаларында мөмкинлекләр күбрәк”, - диде спикер.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге