Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 9 ае эчендә кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә кече нефть компанияләре җитәкчеләре, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структуралар вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда кече нефть компанияләре 2018 елның 9 ае эчендә нефть чыгару буенча уңай динамика сакланып калган. Июньдә «ОПЕК+» килешүе параметрлары үзгәрү нәтиҗәсендә нефтьчеләр нефть чыгаруны актив арттырганнар. Июль аенда Россия буенча уртача тәүлеклек нефть чыгару күрсәткече 11,2 млн. баррельгә җиткән.
Республикада 26 млн. 882 мең тонна чимал чыгарылган, диде ТР Президенты. Бу үткән елның шушы чорына карата100 мең тоннага артык. «Татнефть» ГАҖ 21 млн. 537 мең тонна нефть чыгарган. Үсеш 100,6%.
«Кече нефть компанияләре 5 млн. 345 мең тонна чимал чыгарган, 120 млрд. сумлык продукция төяп җибәрелгән. Компанияләр барлык дәрәҗә бюджетларга 82 млрд. сум салым түләүләре керткән», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, 9 ай йомгаклары буенча республикада сәнәгать җитештерүе индексы 101,9% тәшкил итә.
Аннары кече нефть компанияләренең 2018 елның 9 ае эчендәге эшчәнлегенә «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев йомгак ясады.
Кече нефть компанияләренең сәнәгать һәм экологик иминлек таләпләрен үтәүләре турында Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасры Алмаз Гыймадиев мәгълүмат бирде.
Росприроднадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге Фәрит Хәйретдинов нефть-газ чыгару компанияләренең гыйнвар-сентябрь айларындагы эшчәнлеген һәм табигатьне саклау законнарының яңа таләпләрен үтәүләрен тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Россия Федерациясе законнарындагы проектлауга һәм экспертиза уздыруга йогынты ясарлык яңалыклар, Россия Главгосэкспертизаның кече нефть компанияләре белән хезмәттәшлек итү механизмын камилләштерү турында Россия Главгосэкспертизның Казан филиалы башлыгы Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.
Идел буе федераль округында «Предприятие по обращению с радиоактивными отходами» филиалы директоры Андрей Балашов радиация дәрәҗәсе артык булган утырмалардан нефть җайланмаларын чистарту проектын тәкъдир итте