Татарстан нефть-газ химиясе комплексы 2018 елның тугыз аенда керемне 38 процентка арттырды

25.10.2018

Татарстан нефть-газ химиясе комплексы 2018 елның тугыз аенда җитештергән товарлар бәясе 980 млрд. сумнан артты, бу узган елдагыдан 38 процентка артык. Республиканың берләштерелгән бюджетына түләүләр 30 процентка артты, 57 млрд. сумга кадәр. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышында холдниг генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегндә узды. 

Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, үсешне күбесенчә "Татнефть" һәм "Казаноргсинтез" компанияләре салымнары тәэмин итте. 3 кварталда нефть-газ химиясе комплексында үсешне нефть продуктларын, каучукларны, шиналар җитештерү һәм нефть чыгару тәэмин итте. 

2018 елның гыйнвар-сентябрь айларында комплекс продукциясе нефть продуктлары һәм резинадан товарлар исәбенә 4 % артты. Җитештерү алдынгылары арасында - "Татнефть" шиналар комплексы һәм ТАИФ-НК. Үсешне инвестицион проектлар һәм сату күләме арту тәэмин итте. 

Ел барышында нефть, нефть продуктларына һәм химия продукциясенә бәяләр узган елдагыдан артыграк иде. Өченче кварталда бутадиен каучукка бәяләр җайланды. Ә изопрен каучукларына бәялә кимегән хәлдә кала. Валюталар курсы арту экспорттан керем артуына китерде, диде Рафинат Яруллин. 

Утырышта ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә яңа продуктлар һәм технологияләр тәкъдим ителде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды