Татарстан Президенты "Татнефть" ГАҖ директорлар советы утырышын уздырды

25.10.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.  Утырышта 2018 елның тугыз аенда бюджетны башкару каралды һәм ноябрь аена бюджет расланды. 

Директорлар советы компаниянең 2019 елга финанс-хуҗалык эшчәнлегенә фаразларны әзерләүгә күрсәткечләрне карады. Фаразлаулар "Татнефть" төркеменең 2030 елга кадәп үсеш стратегиясе нигезендә билгеләнә. 

Шулай ук "ЗЕНИТ" банк төркеменең үсеш стратегиясе дә каралды. Директорлар советы банк бизнесы тармагының финанс күрсәткечләрен уңай бәяләде һәм менеджментка югары нәтиҗәле банк булдыруга юнәлдерелгән эшне дәвам итәргә йөкләде.


"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте