Рөстәм Миңнеханов: Төп бурыч – чыгым вәкаләтләрен үтәү өчен уңай динамиканы саклап калу

25.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2018 елның 9 ае эчендә республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары 2018 ел азагына кадәр финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быелның 9 ае эчендә ҖТП үткән елның шушы чорына карата 101,5%ка үтәлгән, сәнәгать җитештерүе индексы – 101,9%, ваклап сату әйләнеше 5,9%ка арткан. Төзелеш комплексы буенча 2,5%ка кимү күзәтелә. «Минемчә, без барлык планлаштырылган объектларны тапшырырбыз – бу күрсәткечләрне яхшыртып булыр, дип уйлыйм», - диде ТР Президенты.

Аның сүзләренчә, республика бюджетының үз керемнәре 191,8 млрд. сум  (үткән елның шушы чорына карата үсеш 5,3%), кергән федераль акчаларны исәпкә алып – 210,4 млрд. сум. Берләштерелгән бюджет чыгымнары буенча чыгымнар 185,7 млрд. сумлык башкарылган.  

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, элегрәк РФ Дәүләт Думасы депутатлары 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул иткәннәр иде. Республика бюджеты кытлыгы – 4,1 млрд. сум. «Бюджет һәрвакыттагыча киеренке, күп нәрсәләргә бәйле. Төп бурыч – чыгым вәкаләтләрен үтәү өчен һәм безнең предприятиеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү өчен уңай динамиканы саклап калу», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Резервлар бар, шуларның шактый өлеше – салым бурычлары. Ел башланганнан бирле ул 700 млн. сумга кимегән. «Бу эшне, һичшиксез, дәвам итәргә кирәк. Монда салым органнарының, суд приставлары хезмәтләренең, муниципалитетлар җитәкчеләренең тырышлыгы таләп ителә. Шулай ук бу җәһәттән хокук саклау органнары безгә зур ярдәм күрсәтә», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада тагын бер эре проект  гамәлгә ашырылачак. Искәртәбез, Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән бергә, территорияләрендә үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым сынап карау төбәге булачак. «Без кешеләр өчен федераль законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен башкару буенча төгәл гарантияләр бирергә тиеш Бу проектны гамәлгә ашыру өчен мәгълүмат кампаниясен активлаштырырга кирәк, - диде Татарстан Президенты. – Үзмәшгуль гражданнар өчен физик затлар белән эшләүчеләргә салым – өч процент, юридик затлар белән эшләүчеләргә – алты процент. Берәр төрле сораулар килеп туса, без коррективалар кертәчәкбез һәм гражданнарның мәнфәгатьләрен яклаячакбыз».

Утырышта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов та чыгыш ясады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.