Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты

24.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  Мәскәүгә эш сәфәре тәмамланды. 

Эш сәфәренең максаты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендәге Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашу иде. Утырыш эшендә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та катнашты.

Чыгышында Владимир Путин билгеләп үткәнчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда, бөтендөнья системасында калган килеш, илебез технологияләренә, кадрларына һәм җитештерү базасына таянырга кирәк. «Кирәкле технологияләр һәм җайланмалар, программалар белән тәэмин ителеш Россиядә булдырылырга тиеш», - диде РФ Президенты.

Владимир Путин Хөкүмәткә төбәкләр өчен илкүләм проектларны детальләштерергә кушты – һәр РФ субъекты үсеш программаларында үз урынын күрергә һәм асыл бурычларын төгәл аңларга тиеш.

Якындагы алты елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга якынча 28 трлн. сум акча бүлеп бирү карала, диде Владимир Путин.

«Илкүләм проектлар ыргылыш өчен гражданнарны берләштерүне максат итеп куя. Бу илебез тарихының борылыш этабында кирәк», - дип белдерде Россия Президенты.

Президентның май указын үтәү йөзеннән, Россия Хөкүмәте тарафыннан эшләнгән илкүләм проектлар турында төп нотык белән РФ беренче вице-премьеры, РФ финанс министры Антон Силуанов чыгыш ясады.

Тиешле юнәлешләр буенча төрле илкүләм проектлар турында вице-премьерлар җентекләп сөйләделәр. Сүз социаль өлкә, цифрлы икътисад һәм транспорт инфраструктурасы, шулай ук экология, мәдәният, торак һәм шәһәр  тирәлеге проектлары турында барды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "РИА" МА материаллары файдаланылды.