Рөстәм Миңнеханов Халыкара технология симпозиумы кысаларында «Технологияләр һәм җәмгыять. Буыннар» панель сессиясендә катнашты

23.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара технология симпозиумы кысаларында «Технологияләр һәм җәмгыять. Буыннар» панель сессиясендә чыгыш ясады.  

Симпозиум Global Technology Capital компаниясе тарафыннан оештырылган.  Чара кысаларында стартаплар күргәзмәсе узды, анда мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Россия һәм Татарстан проектлары тәкъдим ителде. 

Чара Nia кунакханәсе мәйданчыгында (Менло-Парк шәһәре, Калифорния штаты, АКШ) узды.

Модераторы –  Global Technology Capital генераль директоры Александра Джонсон.

Панель дискуссисендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, берничә инвестицион компаниягә нигез салучы Ф. Питч Джонсон, журналист һәм мөгаллим Эстер Войжитски һәм башкалар катнашты.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, АКШка, аерым алганда,  Силикон аланына, Стэнфорд университетына килгән саен, Татарстан делегациясе яңа нәрсәләр белә, яңа технологияләр, күп кенә бурычларны хәл итүдә инновацион алымнар белән таныша.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген технологияләр һәр илнең конкуренциягә сәләтендә төп рольне уйный. Тормыш үзе бүген даими рәвештә камилләшүне һәм инновацияләрне гамәлгә кертүне таләп итә, диде ул.

Панель дискуссиясе барышында хәзерге заман белем бирүе, мәгариф системасының үзенчәлекләре темалары кузгатылды.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сәнәгать инкыйлабы һәм цифрлы икътисад чынбарлыкка әверелде. Әмма шул ук вакытта мәгълүмат технологияләреннән һәм инновацияләрдән гайре башка өлкәләр дә бар. Аның сүзләренчә, яшь буынны инженер белгечлекләренә өйрәтергә, аларга күнекмәләр алу өчен шартлар тудырырга кирәк.

Панель дискуссиясендә катнашучылар шулай ук эшкуарлык үсешенең һөнәр буларак үсеше һәм яшьләргә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүдә ярдәм күрсәтү темалары да кузгатылды.  

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзерге җәмгыятьә һөнәрләр балансын  саклап калырга да кирәк. «Эшче һөнәрләре базарында зур котлык сизелә», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Россиянең алга киткән төбәкләреннән берсе буларак, ресурс үзәкләре булдыру турында да сөйләде.

Хәзерге заман белем бирүе мәсьәләләренә кагылып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген күп кенә яшүсмерләр нинди һөнәр сайлыйсыларын белмиләр, шуңа күрә күнекмәләрне мәктәптә үк бирергә кирәк. «Дөнья үзгәреп тора. Шуңа күрә балаларга яхшы төп белем бирергә кирәк».

Тагын укучылар өчен мотивация системасы һәм белемнәрне бәяләү системасы, технологияләрнең хезмәт базарына һәм эш урыннарына йогынтысы, күнекмәләрнең һәм һөнәрләрнең үзгәрүе, яңа һөнәрләрнең барлыкка килүе һәм башка темалар күтәрелде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.