Рөстәм Миңнеханов ИТ-компанияләрнең халыкара технология форумы кысаларында тәкъдим ителгән стартаплары белән танышты

23.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстаннан булган ИТ-компанияләрнең халыкара технология форумы кысаларында тәкъдим ителгән стартаплары белән танышты.

Чара Менло-Парк шәһәрендә (Калифорния штаты, АКШ) узды.

Стартаплар тәкъдим иткән компанияләр глобаль базарга чыгу мөмкинлекләренә экспертлар бәяләмәсе һәм нәтиҗәлелекне арттыру һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча рекомендацияләр алачак дип көтелә.   

Стартаплар күргәзмәсендә Try.Fit патентлы хәл ителеше тәкъдим ителгән, аның буенча сатып алучы аягының табаны һәм әзер аяк киеменең өч үлчәмле  геометрик һәм физик каршылыгының цифрлы симуляцияләрен анализлау юлы белән әлеге программа мөмкин эшчәнлек төрләре (йөрү, йөгерү, сикерүләр, сноубординг һәм башкалар) өчен иң яхшы яраклы аяк киемен (үлчәмен һәм моделен) билгели.

Mouse – теләсә кайсы мәйданчыкларда уйнаучы музыкантларны бик җиңел табарга һәм тыңларга мөмкинлек бирүче проект. Бизнес-моделе – системага тоташтырылган мәйданчыклар хуҗаларына табыштан 10% түләү. 

Yorso проекты – күпләп сатучылар белән диңгез продуктлары һәм ит индустриясе базарындагы сатып алучылар арасында хезмәттәшлек өчен  автоматлаштырылган сәүдә мәйданчыгы булдыру. 

Рөстәм Миңнехановка шулай ук интерактив видеоны фильмга әверелдерүгә ярдәм итәрлек интерактив платформа да күрсәттеләр. Проект партнерларының берсе – Россия режиссеры һәм сценаристы Тимур Бекмамбетов.

Күргәзмәне карап чыкканнан соң Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә Yorso стартапын эшләүчеләр белән очрашырга һәм проектны куллану мөмкинлекләрен өйрәнергә.  

Күргәзмә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды ярдәме белән оештырылган.

Моннан тыш, күргәзмә киңлекләрендә Рөстәм Миңнеханов язучы һәм  АКШ университетларының берсенең мөгаллиме Шейла Пуффер (Sheila Puffer) белән дә очрашты.

Шейла Пуффер Татарстан Республикасы Президентына Hammer and Silicon дигән яңа китабын тәкъдир итте. Китап Кембридж университеты тарафыннан чыгарылган. Китапта СССРдан чыккан төрле кешеләр белән интервьюлар урнаштырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.