Фәрит Мөхәммәтшин Разил Вәлиевны "Татарстанның халык шагыйре" дигән мактаулы исем алуы белән тәбрикләде

09.04.2012

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, РФ һәм ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре, дөньяның төрле телләрендә илле китабы басылып чыккан шагыйрь, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе узды. Кичә Р.Вәлиевкә “Татарстанның халык шагыйре” исемен бирүгә, аның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтүгә багышланган иде.

Кичәдә популяр артистлар, татар эстрадасы “йолдызлары” Р.Вәлиев шигырьләренә җырлар башкарды, Г.Камал исемендәге театр артистлары аның шигырьләрен укыды. Шулай ук бәйрәмдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, шагыйрьләр, республиканың күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре һ.б. катнашты.

Театр фойесында Р.Вәлиевнең китапларын һәм дискларын сатып алырга, автордан автограф куйдыртырга мөмкин иде.

Бүген юбилярны котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, депутатлар, туганнары, дуслары килгән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, бүген олы бәйрәм булуын билгеләп үтте. Разил Вәлиевне сәхнәгә чакырып, спикер: “Егерме елдан артыктыр инде хәзер без аның белән янәшә: ул да депутат, мин дә депутат. Ләкин ул әле язучы да, шагыйрь дә, драматург та. Аның әсәрләрен халык яратып укый, таныша. Әсәрләр бик күп чит телләргә тәрҗемә ителгән, күп кенә сәхнәләрдә куелган. Җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь һәм депутат буларак, Г.Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге исемендәге премияләр лауреаты, хөрмәтле Разил Вәлиев бүген дә хезмәттә, эзләнүдә һәм ел саен яңа әсәрләрен күрәбез, яңа шигырьләрен укыйбыз”, - дип белдерде.

Спикер, сүзен дәвам итеп: “Егерме ел дәвамында Разил Вәлиев белән парламентта бергә, бердәм булып, кулга-кул тотышып, авырын да, шатлыгын да бишкә бүлмәсәк тә, бүлешеп, матур гына яшәдек. Күз алдына китерегез әле республиканың яңа тарихын: без референдумнар үткәрдек, Конституцияләр, законнар кабул иткәндә Разил Вәлиевның чыгышы булмаса, Дәүләт Советы ятим кебек утыра. Ул татар телен яклап чыга, халыкны инандыра, депутатлар шуннан соң аның фикеренә колак салып, шушы законнарны яклап тавыш бирә”, - диде парламент башлыгы.
“Бу кеше иҗатка, эшкә каян көч алып яши икән, дип уйланам. Аның Туфан Миңнуллин дигән дусты бар. Алар бер арбага утырып чыгып китәләр дә, әллә кайсы районнардан әйләнеп кайталар. Мин моның тамыры шунда дип уйлыйм. Шуннан соң яңа фикерләр туа, яңа шигырьләр языла”, - дип сөйләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. Киләчәктә дә аның хәләл җефете Алия ханым, якыннары, туганнары белән бергәләп яшәвен, халкыбызга хезмәт итүен, исәнлек-саулык, сәламәтлек теләп калды. Дәүләт Советы Рәисе буларак, Р.Вәлиевкә үзенең олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шуннан зал алкышларга күмелде.

Спикер ТР Президентының Р.Вәлиевкә ТРның Халык шагыйре исемен бирү турындагы Указы белән таныштырды. Әлеге мактаулы исем Татарстан Республикасы халкына күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятына зур өлеш кертүе өчен бирелгән. “Шундый егетләребез булганда, милләтебезнең саклануына, үсүенә, матур гына олы гаилә булып яшәренә иманым камил”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Һәм Разил Вәлиевнең уңышларында хәләл җефете Алия ханымның да өлеше зур булуын әйтеп, аңа чәчәкләр тапшырды.

Спикер шулай Разил Вәлиевка ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең бүләген – затлы картина бүләк итте.

Разил Вәлиев иҗатына бәя биргән халкыбызга һәм җитәкчеләргә рәхмәтен белдереп: “Бергәләп халкыбызга куәт биреп, иҗат итәргә, яшәргә язсын”, - диде.

Юбилярны бөтен язучылар исеменнән ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов котлап, бүген татар шигърияте, татар җыр сәнгате бәйрәме булуын билгеләп үтте. Разил Вәлиев иҗатына бәя биреп, ул аның “Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм” дигән шигъри юлларын китерде. “Ниятенә, максатына ирешү өчен һәркемгә үҗәтлек, тырышлык, тәвәккәллек кирәк. Ә дөньяны үзгәртергә алынган кешегә үҗәтлек, тырышлык кына җитмидер. Аңа иң беренче чиратта шагыйрь булу һәм олы иҗади калыпка ия булу зарур. Дөньяны үзгәртергә алынуы үзе үк олы талант иясенең шагыйрьлеге турында сөйләмиме? Дөньяны үзгәртергә җөрьәт иткән заманыбыз шагыйре дә, нәкъ Такташ шикелле, үзенең иҗаттагы һәм тормыштагы мәсләген яшүсмер хәлендә үк билгели”, - диде ул Разил Вәлиев турында. Юбилярның иҗатына дастанлыкның хас булуын, халкыбызның тормышы, язмышы, бөтен фаҗигасе бик мәгънәле сүзгә - сагышлы моң дигән сүзгә сыюын ассызыклап үтте. Ул моңның халык җырларыннан, дастаннардан саркып торуын белдерде. “Аның иҗатына ярты гасыр булган көнне без аның максатына ирешүен әйтә алабыз. Карагыз, укыгыз аның ядкәрен – “Сөембикә"сен, “Бер алманы бишкә бүләег”ен һәм башка әсәрләрен. Аның повестьларында, романнарында, күпсанлы публицистик язмаларында да - шушы милләт сагышы, милләт гаме. Бүгенге көндә халкыбыз аны рухи әйдәманнарының берсе дип таныды”, - дип тәмамлады сүзен И.Ибраһимов, Разил Вәлиевнең иҗатына тулаем бәя биреп.

Бүген юбиляр бик күп котлаулар кабул итте. Якташлары, Башкортстаннан милләттәшләребез котлады, Америка татарларыннан килгән телеграмма укылды.

Кичә концерт программасы белән дәвам итте. Шагыйрь сүзләренә язылган җырларны Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Рамил Миндияр, Алинә Шәрибҗанова һәм башкалар башкарды. Башкортстаннан килгән милләттәшләребез дә җыр сузды.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге