Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2018 юлы» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.
Чара яңа мәйданчыкта – «Казан ЭКСПО» павильоннарының берсендә узды
Чыгышында Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин барысын да һөнәри бәйрәмнәре – юллар хуҗалыгы хезмәткәрләре белән котлады. Бу күргәзмә – юл салучыларның үткән ел өчен финал хисаплары, диде Игорь Левитин һәм, ул билгеләп үткәнчә, махсуслаштырылган күргәзмә тугызынчы тапкыр уза. Левитин сүзләренчә, беренче мәртәбә күргәзмә Мәскәүдән төбәккә – Татарстан Республикасына күчте.
Яңа мәйданчык – «Казан ЭКСПО» – мондый чаралар уздыру өчен бөтен шартлары тудырылган урын, диде Игорь Левитин. Ул шулай ук искәрткәнчә, менә әле генә М-7 «Волга» юл участогы ачылган, юл берничә ел салынган. Беренче категориядәге юл бик шәп ул, диде Россия Президенты ярдәмчесе. «Без юлларны машиналар өчен түгел, кешеләр өчен салабыз», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2018 юлы» күргәзмәсен Татарстанда уздыру турында карар кылган өчен Федераль юллар агентлыгына рәхмәтен җиткерде. Безнең өчен мөһим вакыйга, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары шәрәфле кунаклар символик төймәгә бастылар, шуның белән «2018 юлы» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенә старт бирделәр.
Рөстәм Миңнеханов, Игорь Левитин һәм башкалар тагын экспонентлар стендлары белән таныштылар.