Беренче кварталда Татарстанның төзелеш объектларында 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

07.04.2012

Беренче квартал нәтиҗәләре буенча Татарстанның төзелеш объектларында 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларда 6 кешенең гомере өзелгән. Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әнә шул хакта хәбәр итте.

Бәхетсезлек очраклары актив төзелеш эшләре алып барыла торган зур шәһәрләрдә килеп чыккан: Казанда – 5, Чаллыда – 3, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Лаеш районында берәр очрак.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының сүзләренә караганда, тикшерүләр барлык районнарда да хезмәтне саклау мәсьәләләренә кураторлык итүче белгечләрнең билгеләнмәвен күрсәткән. Бәхетсезлек очраклары килеп чыккан предприятиеләрдә хезмәне саклау буенча тикшерүләр үткәреләчәк һәм әлеге оешмаларны намуссыз подрядчылар исемлегенә кертү турындагы мәсьәлә каралачак.

Ирек Фәйзуллин шулай ук 28 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан барлык муниципаль берәмлекләрдә дә төзелеш мәйданчыкларында эшләүчеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен хезмәтне саклау буенча смотр-конкурслар, түгәрәк өстәлләр һәм күргәзмәләр оештырылачагы хакында хәбәр итте. Муниципаль берәмлек башлыклары һәм башкарма органнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, министр аларны әлеге акцияне үткәрүдә үз өлешләрен кертергә чакырды.

ТР Президенты матбугат хезмәте