2012 елның I кварталында Татарстанда ел дәвамында төзеләсе торакның 25%ы файдалануга тапшырылган

07.04.2012

Татарстан төзүчеләре беренче кварталда еллык биремнең 25 проценты күләмендә яки 598,8 мең квадрат метр торак сафка бастырган. Бүген ТР Хөкүмәтe йортында ТР Президенты катнашында видеоконференция режимында узган, торак төзү һәм файдалануга тапшыруга багышланган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әнә шул хакта хәбәр итте.

Социаль ипотека программасы буенча 118,2 мең квадрат метр (планның 25 проценты); күпфатирлы инвестицион торак төзелеше программасы буенча 244,1 мең квадрат метр (планның 25 проценты); шәхси торак төзелеше программасы буенча 236,5 мең квадрат метр (планның 23 проценты) торак файдалануга тапшырылган.

Ирек Фәйзуллин еллык планны 40 процентка һәм аннан да артыгракка үтәгән Буа, Апас, Менделеевски, Балтач, Питрәч, Аксубай, Саба муниципаль районнарын билгеләп үтте.

Бу эштә Казан саллы өлеш керткән. Татарстан башкаласында 303 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу беренче кварталда сафка бастырылган күләмнең 50 проценттан артыграгын тәшкил итә.

6 апрельгә социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 135,1 мең квадрат метр тәшкил иткән 2 мең 335 фатирлы 42 торак йорт файдалануга тапшырылган.

Дәүләт торак фонды программасы буенча гомуми мәйданы 145,9 мең квадрат метр тәшкил иткән 2 мең 446 фатирлы 153 йорт файдалануга тапшырылган, шул исәптән агросәнәгать программасы буенча 10,8 мең квадрат метр мәйданлы 111 йорт сафка баскан.

Апрель аенда социаль ипотека программасы кысаларында сафка бастыру күздә тотылган, гомуми мәйданы 30 мең 529 квадрат метр тәшкил иткән 524 фатирлы 5 торак йортның 435 фатирлы 3 се файдалануга тапшырылган.

Күпфатирлы инвестицион торак төзелеше программасы хакында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин калган 90 күпфатирлы торак йортның 41 е – югары, 32 се – урта, 17 се түбән әзерлек стадиясендә булуы хакында хәбәр итте.

Азкатлы йортларга (моңа шәхси торак төзелеше дә керә) килгәндә, республикада 8 мең 33 объектның 1 мең 884 е – югары, 4 мең 152 се – урта, 1 мең 997 се түбән әзерлек стадиясендә.

2012 елда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасында 29 муниципаль берәмлек катнаша. 2012 елда программага кертелгән күпфатирлы йортларның гомуми саны – 77. Программаны финанслауның гомуми күләме – 604,57 миллион сум.

23 мартта Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды идарәсе тарафыннан гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә финанс ярдәме күрсәтү буенча Татарстанның гаризасы хупланган.

Хәзерге вакытта республикага фондтан 30 процент күләмендә акча килгән, бу 99,86 миллион сумны тәшкил итә. Якын көннәрдә әлеге акчалар муниципаль берәмлекләргә күчереләчәк.

Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов барысын да җиң сызганып эшләргә чакырды. Ул төзелеш объектларында тышкы һәм эчке эшләрне мөмкин булганча төзелеш сезонында башкарырга өндәде.

Республика башлыгы шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиковка һәм республика прокуроры Кафил Әмировка өлешкә кереп төзелә торган объектларны файдалануга тапшыруга карата контрольне көчәйтергә күрсәтмә бирде һәм проблемалы объектлар булган территорияләрдә күчмә киңәшмәләр үткәрергә тәкъдим итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте