Рөстәм Миңнеханов ришвәтчелеккә каршы совет утырышын үткәрде

06.04.2012

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы совет утырышы узды. Анда дәүләт хакимияте органнары, аларның территориаль структуралары, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Республикада коррупциягә каршы тору буенча 2011 елда башкарылган эшләр нәтиҗәләрен үз чыгышында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов бәян итте. Коррупциягә каршы советының эксперт төркеме тарафыннан вазгыятьне өйрәнү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү эше хакында муниципаль районнар башлыклары сөйләде. Билгеле булганча, “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында”гы республика канунының 14 маддәсе нигезендә, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча комитеты узган ел Татарстанда коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап әзерләде. Ул ТР Президенты һәм Дәүләт Советына, шулай ук ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет әгъзаларына юлланган. Совет тарафыннан яңгыраган тәкъдимнәр предприятиеләрнең бөлгенлеккә төшүе, дәүләт һәм муниципаль милек, җир кишәрлекләре белән идарә өлкәләрендә коррупцион шартларның кимүенә китергән. Коррупцион җинаятьләр һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча башка чаралар да күрелгән. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эксперт төркемнәре төзү тәҗрибәсе дә үзен аклаган.

Күрелә торган чараларга карамастан, коррупция белән бәяле җинаятьләр югары дәрәҗәдә кала әле. 2011 елда хокук саклау органнары шундый 802 җинаятьне ачыклаган, шуларның 537 се дәүләт хакимияте һәм хезмәт мәнфәгатьләренә каршы кылынган җинаятьләр. 95 вазифаи зат хөкем ителгән. Агымдагы елның беренче кварталында инде 298 коррупцион җинаять ачыкланган.

Һәрбер муниципалитетта коррупциягә каршы тору буенча эшне оештыруда җитешсезлекләр бар. Күпчелек дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында төзелгән коррупциягә каршы комиссияләр дә әлегә бик үк нәтиҗәле эшләми. Эксперт комиссияләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә, муниципаль заказларны үтәүдә, капиталь ремонт һәм ветераннар өчен торак төзелешендә һ.б. коррупцион рискларны кыскарту чаралары күрелгән, берничә норматив-хокукый актка үзгәрешләр кертелгән, кайбер муниципаль хезмәткәрләр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Бүгенге утырышта шулай ук җирле үзидарә органнары эшчәнлегендәге коррупцион рисклар һәм коррупция белән бәйле хокук бозуларны кисәтүнең төп юнәлешләре хакында ТР прокуроры Кафил Әмиров белән Казан мэры Илсур Метшинның докладлары тыңланды. ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә уртак мәнфәгатьләре булган оешмаларны файдаланганда коррупция билгеләре һәм җирле үзидарә органнарында вазифаи затларның мәнфәгатьләр конфликты хакында чыгыш ясады. Утырыш йомгаклары буенча дәүләт һәм җирле үзидарә органнары адресына поручениеләрне эченә алган беркетмә проекты расланды


ТР Президенты матбугат хезмәте