Казанга Ханты-Манси автономияле округы делегациясе килде

06.04.2012

Бүген Казанга губернатор Наталья Комарова җитәкчелегендә Ханты-Манси автономияле округы – Югра делегациясе килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар каршылады.

Ханты-Манси автономияле округы делегациясенең сәфәр программасында Универсиада авылында булу, югары технологияләр өлкәсендә эшләүче IT-парк эшчәнлеге белән танышу каралган. Программада үзәк урынны Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу алып тора. Бу сәфәр барышында ике төбәк арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешү имзаланыр дип көтелә.


ТР Президенты матбугат хезмәте