Татарстан Президент Мисырга эш сәфәренә килде

14.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасына ике көнлек эш сәфәренә килде. Аны Каһирә аэропортында Мисыр сәнәгать һәм сәүдә министры Әмр Нәссар һәм Россиянең Мисырдагы вакытлы ышанычлы вәкиле Светлана Зубова каршы алды. 

Эш сәфәре кысаларында Мисыр Президенты Әбдель Фәттах Ас-Сиси һәм   Мисыр Премьер-министры Мостафа Мадбули белән рәсми очрашулар көтелә, шулар вакытында Рөстәм Миңнеханов үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышырга ниятли. Шулай ук Татарстан  Президенты дөньядагы иң борынгы университетларның берсе Әль-Әзхәрдә булырга һәм абруйлы дини уку йортының җитәкчелеге белән очрашырга тели. Бу мәшһүр дини университетта Рөстәм Миңнеханов студентларны укытуны оештыру мәсьәләләрен һәм Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнергә, «Әль-Әзхәр Әш-Шәриф» тарихи җәмыгъ мәчетендә булырга һәм Каһирәнең тарихи өлешен карарга җыена. 

Бүген кич Рөстәм Миңнеханов Каһирәдә Россия фән һәм мәдәният үзәге белән янәшә бакчада шәрыкне өйрәнү буенча күренекле галим һәм сәяси эшлекле Евгений Примаков бюстын ачу тантанасында катнашачак. Мисырда беренче көн азагында Рөстәм Миңнехановның TEN TV популяр телеканалында (Tahrir Egyptian Network) интервьюсы каралган.

Икенче көнне Мисыр сәнәгать һәм сәүдә министры Әмр Нәссар белән очрашу көтелә, шуннан соң «Татарстан – Мисыр» эшлекле форумы булачак, анда җирле хакимият һәм бизнес вәкилләре катнашачак. Аннары Татарстан Республикасы Президентының эш графигында Мисыр мәдәният министры Инас Әбдель Даим белән очрашу һәм Каһирә опера театрында булу һәм Мисыр милли музее буйлап экскурсия планлаштырылган.

Бүгенгә Мисыр Гарәп Республикасы Африка континенты илләре арасында икътисадый үсеш буенча лидерлар арсында. 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы белән Мисыр арасында товар әйләнеше  22,8 млн. АКШ долл. тәшкил иткән.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте