Татарстан Президенты мәрсин балыгы заводы турында: Проект чөгә балыгын Кызыл китаптан чыгаруны мөмкин итәчәк

13.10.2018

Бүген Татарстанның Лаеш районында “Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексының беренче чираты ачылды һәм икенче чираты төзелешенә старт бирелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул әлеге проектның чөгә (стерлядь) балыгын Татарстан Кызыл китабыннан чыгару мөмкинлеген бирәчәген әйтте.

Балык үрчетү комплексы проекты су белән тәэмин ителешнең ябык системасын кулланып эшләүне күз алдында тота. Биредә елына 5 млн чөгә маймычы җитештереләчәк. Алар Идел-Нократ төбәге сулыклары балык запасын тулыландыру өчен кирәк. Тагын 1 млн форель маймычы һәм 50 тонна мәрсин(осетр) товар балыгы үстереләчәк. Планлаштырылган гомуми инвестицияләр күләме 625 млн сумны тәшкил итә.

“Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексының беренче чиратының инвестиция күләме 160 млн сум белән бәяләнгән. Елына 1 млн чөгә маймычы җитештерү комплексы төзелгән. Аның мәйданы - 1480 кв метр. Биредә су белән тәэмин ителешнең дүрт ябык җайланмасы бар. Биредә тулы җитештерү технологиясе һәм паспортлаштырылган ана балыклар булдыру циклы күздә тотыла.

“Безнең хыял тормышка ашу юлында. Без су чыганакларына бай төбәк. Балыкны ашарга яратсак та, кызганыч, аны үрчетү бездә җитәрлек дәрәҗәдә түгел әле. Һәм менә яхшы хәбәр – миллион чөгә маймычы җитештерү комплексы. Әлеге проект чөгә балыгын Татарстан Кызыл китабыннан чыгару мөмкинлеген бирәчәк”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов комплекс ачылышы тантанасында.

Ул тагын биш комплекс, шул исәптән мәрсин (осетр) маймычы җитештерү буенча да төзеләчәген әйтте.

Балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов мәрсин балыгы үрчетү заводы төзелеше буенча капсуланың узган ел сентябрь аенда салынганлыгын искә төшерде.

“Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексына нигез салучы һәм учредителе Владимир Малыгин фикеренчә, мәрсин балыгы популяциясен торгызуда табигатькә ярдәм итүдә һәм балыкны лаеклы бәядән сатып алып булуда искиткеч мөмкинлек булдырылды.

Балык үрчетү комплексын ачу тантанасында шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Биосфера-Фиш” генераль директоры Игорь Абдрахманов һәм башка рәсми затлар катнашты.


"Татар-информ" материалы