Бүген Лаеш районының Комлы Кәвәл авылында яңа табиб амбулаториясе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Медицина объекты дүрт авыл җирлегенә хезмәт күрсәтәчәк: Комлы Кәвәл, Никольское, Орел һәм Матюшино. Амбулатория 13 мең кешенең сәламәтлеген кайгыртачак. Хезмәткәрләренең штат саны 53 кеше, шул исәптән 11 табиб.
Объект «Транснефть» ГАҖ ярдәме белән төзелгән. Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегегә социаль активлыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Комлы Кәвәл авылында профессиональ коллективы һәм заманча җайланмалары булган сырхауханә барлыкка килде.
«Транснефть» – республиканың стратегик партнёры. Татарстанда нефть өлкәсе алга киткән, һәм бу компаниянең тотрыклы эшләвенә республиканың уңышлары бәйле», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Транснефть» Татарстан территориясендә күп проектларда катнаша. Яңа табиб амбулаториясе республика сәламәтлек саклау ситстемасында мөһим элемент булачак, диде ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов медицина объекты бинасын карап чыкты. Аңа хәбәр ителгәнчә, монда хирург, невролог, акушер-гинеколог, ЛОР-табиб, педиатр, офтальмолог, стоматолог һәм терапевт эшләячәк. Киләчәктә учреждение базасында ашыгыч медицина ярдәме бүлеге ачу карала.