Татарстан Республикасында 1 млн. 773,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 73,8 %ы.

13.10.2018

2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 164 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 13 млн. 495 мең сумга 362 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.   

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2018 елның 12 октябренә республикада 1 млн. 773,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 73,8 %ы.

ТР ДТФ программасы буенча статистика органнарына 256,1 мең кв. метрлы мәйдандагы 4 мең 657 фатирлы 121 йорт буенча хисап тапшырылган инде.    2018 елның инвестицион программасы буенча төзелүче 154 объекттан 94 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 48 объект; 12 объектта эшләр күп әле  (Алабуга һәм Бөгелмә районнарында 2 күп фатирлы йорт, 10  йорт АСК программасы буенча индивидуаль торак төзелеше һәм аренда торагы).

2018 елда аренда торагы программасы кысаларында 28,7 мең кв. м. мәйданда 545 фатирлы 182 торак йортны эксплуатациягә тапшыру карала. 5 районда 63 йорт тапшырылган (Әлки– 10 йорт, Апас – 2, Югары Ослан – 1, Саба – 40 йорт, Минзәлә – 10 йорт).  

8 районда 115 объектта эшләр оештырылган (Актаныш, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Чирмешән районнары).

3 районда 3 индивидуаль йорт төзү башланмаган әле (Алексеевск, Баулы, Яңа Чишмә – подряд шартнамәләре төзелә).

2018 елда яллау шартнамәләре буенча торак белән 297 ятим баланы тәэмин итү каралган, 355 млн. 286,2 мең сумлык. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР ДТФ белән төзелгән шартнамәләр нигезендә Татарстан Республикасы милкенә 219 торак урын күчерү буенча хәлләр түбәндәгечә: 102 торак урынга ятим балалар белән шартнамә төзелгән; 24 торак урын ДТФ милкенә тапшырылган; 13 торак урынына документлар Росреестрга тапшырылган; 30 торак урын буенча сатып алыр алдыннан башкарыла торган гамәлләр алып барыла; 50 торак урын эксплуатациягә тапшырылмаган йортларда урнашкан.

Моннан тыш, 2018 елга аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча бирелгән бюджет акчалары белән 165 гаилә тәэмин ителәчәк.

2018 елда пландагы 120 күп фатирлы инвестицион йорт буенча бүгенгә 85 йорт эксплуатациягә тапшырылган, мәйданы 649,9 мең кв. м. Барлык 35 объект та әзер диярлек.

Аз катлы төзелеш өлешендә (индивидуаль торак төзелешен дә кертеп) республика буенча пландагы 8 мең 370 йорттан 6 мең 940 объект тапшырылган, бу планның 82,9 %ы.

«Авыл клублары» программасы буенча 2018 елның 12 октябренә эшләр 22 объектта төгәлләнгән. 6 объектта төзелеш дәвам итә. 

Республикада ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт эшләре бара – 46 объектта эшләр тәмамланган. Бу – 27 объект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе веомствосында, 19 объект – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы идарәсе ведомствосында. 

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләре советлары биналарына капиталь ремонт эшләре тәмамланган (10 районда 10 объект).

Халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм программасы буенча республика мунициципаль районнарында 2018 елның 12 октябренә 8 райондагы 8 объектта да эшләр тәмамланган.   

Модуль-табиб амбулаториләре буенча эшләр барлык 11 объектта да алып барыла.  

Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча медицина ярдәме станцияләрендә һәм сырхауханәләрдә пландагы 7 объектта да эшләр төгәлләнгән.

Универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклы модуль чаңгы базалары төзү буенча 2018 елның 12 октябренә эшләр тәмамланган.    

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов торак пунктларын су белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар итәргә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер торак пунктларын су белән тәэмин итү системасын кору һәм сыйфатлы эчәр сулар белән тәэмин итү   буенча проблемалар бар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.