Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов белән очрашты

12.10.2018

Татарстанга Көнчыгыш-Казахстан өлкәсенең зур делегациясе килү Казахстан белән хезмәттәшлекне, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә, үстерүгә этәргеч булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов белән очрашуда хәбәр итте.   

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация Казанга кичә, 2018 елның 11 октябрендә, эш сәфәренә килде.

Татарстанда вакытта делегация әгъзалары «Казан» агросәнәгать паркы эше белән таныштылар, Казан федераль университетында (КФУ) булдылар, анда Казахстаннан килгән студентлар белән очраштылар, Иннополис шәһәрендә булдылар, шулай ук «Тайказан» скульптур композициясен (Казанның Назарбаев һәм Качалов урамнары киселешендә) ачу тантанасында катнаштылар. «Тайказан» скульптурасы бронзадан эшләнгән һәм кунакчыллык һәм уңдырышлылык символы булып тора.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Казахстан коллегаларына бу бүләк өчен рәхмәт әйтте. Бу скульптура безнең тугандаш халыкларны тагын да якынайтты, диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан, гадәттәгечә, Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларының берсе, һәм хезмәттәшлек Россия һәм Казахстан Президентлары ярдәме белән үсә бара.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, өч ай элек Казахстан Президенты  Нурсолтан Назарбаев безнең республикада булган. Ул без яраткан һәм хөрмәт итә торган кеше, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Казахстан партнерлары белән икътисадый һәм инвестицион багланышларны тагын да үстерергә тели.  

Безнең киләчәк хезмәттәшлегебезне үстерү өчен перспективаларыбыз яхшы, диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Даниал Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Казахстан Президенты  Нурсолтан Назарбаев цифрлы технологияләрне үстерү бурычын куя. Даниал Әхмәтов хәбәр иткәнчә, «Татарстанда без эзләгәнебезне таптык», шул исәптән медицина, медицина җайланмалары өлкәсендә, һәм иң якын киләчәктә бу мәсьәлә буенча элемтәләр урнаштырылачак.  

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме билгеләп үткәнчә, Татарстанда күп кенә  инновацион проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. «Сезнең цифрлаштыру өлкәсендә проектларыгыз күп, - диде ул. – Күргәннәрем минем өчен ачыш булды: без мәгълүмат технологияләре өлкәсендә чит илләрдән сатып ала торган җайланмалар, мәсәлән, роботлаштырылган хирургия комплексы, - болар бар да Татарстан Республикасында җитештерелә, һәм иң югары дәрәҗәдә».

Моннан тыш, сездә аграр секторда хезмәттәшлек җайга салынган – без сезнең Агросәнәгать паркында булдык, анда фермерлар мәнфәгатьләре исәпкә алынган һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен лаеклы шартлар булдырылган, диде Даниал Әхмәтов.

Бу юнәлешләрнең һәрберсе буенча без эш төркеме төзедек, диде Даниал Әхмәтов, бүген без бу мәсьәләләрне хәл итү буенча «юл картасы» имзаланачак.

«Көнчыгыш Казахстан – куәтле сәнәгать үзәге, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм без киләчәк хезмәттәшлегебез мәсьәләләре турында фикер алыштык, без сәүдә-икътисадый, мәдәни, мәгариф, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә телибез».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.