Фәрит Мөхәммәтшин яңадан Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе итеп сайланды

05.04.2012

Бүген Татарстан халыклары ассамблеясы әгъзалары Казанда узган чираттагы хисап-сайлау конференциясендә ике елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ассамблея Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, министрлык-ведомство җитәкчеләре, Ассамблеянең урыннардагы бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Утырыш кысаларында иҗтимагый оешманың җитәкчелек итүче составы сайланды һәм эшче органнар расланды. Аерым алганда, Ассамблея Советы рәисе итеп кабат Фәрит Мөхәммәтшин сайланды, аның урынбасарлары билгеләнде. Фәрит Мөхәммәтшин үзенә мондый ышаныч күрсәткән өчен рәхмәт белдерде, алга таба да эшне шулай бергәләп дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. Ассамблея Советы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп моңа кадәр дә шул вазыйфада булган Николай Владимиров сайланды.

Хәзерге вакытта Ассамблея составына 67 милли-мәдәни берләшмә керә. Оешманың төп бурычлары – Татарстанда яшәүче барлык халыкларның милли үзенчәлеген саклау, балалар һәм яшьләрне фольклор традицияләренең чишмә башы белән таныштыру, милләтара мөнәсәбәтләр культурасы тәрбияләү, миграция сәясәте мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтү.

Фәрит Мөхәммәтшин, конференциядә катнашучыларны сәламләп, 2012 елның Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителүен, бу елда милли-мәдәни мөхтәриятләргә үзләренең гореф-гадәтләре, мәдәнияты турында сөйләр өчен менә дигән мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

“Алда безне сәяси планда да, мәдәниятта да, милләтара һәм конфессияра, сайлау белән бәйле законнарны демократизацияләштерү мәсьәләләрендә дә актив, кызык тормыш көтә дип әйтәсем килә”, – дип ул, моңа бәйле рәвештә Ассамблея эшенең яңалыклар, яңа формалар таләп итүен билгеләп үтте. Халыклар дуслыгы йорты юнәлешендә эшне көчәйтү зарурлыгы да – көн тәртибендә. Җәй башында Халыклар дуслыгы йортының яңа бинасы ачылачак. Анда РФ Халыклары ассамблеясе җитәкчесе Рамазан Абдулатипов та чакырулы. “Алга таба да безнең республикада яшәүче милли-мәдәни берләшмәләр арасында хезмәттәшлеккә һәм дуслык саклап яшәү кебек сыйфатларга ирешү өчен, бу бинаны эчтәлек, хезмәт белән тутырырга кирәк”, - диде спикер.

Ассамблея Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров исә ике елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Ул Ассамблеянең милли сәясәтне тормышка ашыруын, әлеге мәсьәләләргә республика җитәкчелегенең дә зур игътибар бирүен әйтте. Ассамблея каршында эшләп килүче күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, миграция сәясәте, яшьләр белән эшләүгә кагылышлы проблемаларны күтәрде. Шулай ук Ассамблея әгъзаларын партияләргә керергә чакыру очраклары булганда, “без сәяси эш формасына өстенлек бирергә тиеш түгел” дип белдерде. Бүген урыннардагы бүлекчәләрнең җитәкчеләре дә үз эшчәнлеге белән таныштырды.

Фәрит Мөхәммәтшин, конференция барышында әле уйлаганның барысы да тормышка ашырылып бетерелмәгәнлеген, хәл ителәсе мәсьәләләр, караласы юнәлешләрнең калганлыгын билгеләп үтте. “Бу безне Советның яңа составы, аның Президиумы алдагы ике елда башкарылырга тиешле эшләрне исәпкә алыр дигән фикергә этәрә. Татарстанда да, күпмилләтле Россиядә дә милләтләр арасындагы тынычлык һәм килешеп яшәү уйлаганны тормышка ашыруда төп рольне уйный. Болар – безнең сезнең белән, хакимият, муниципаль берәмлекләр, шәһәр-районнар белән берлектә алып барылган эш. Бу бик мөһим юнәлешне алга таба да конструктив рәвештә үстерәчәкбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Спикер шулай ук үз чыгышында иҗтимагый инициативаларның милли-мәдәни оешмаларның үзләреннән чыгарга тиешлеген билгеләп үтте. Соңгы халык санын алу вакытында үз милләтен күрсәтергә теләмәүчеләрнең артуына борчылуын белдерде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталып, Ф.Мөхәммәтшин аларның Татарстанда, Россиядә яшәүләре белән горурлансын дигән фикерне җиткерде.

Ассамблея Советы рәисе бу елда Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясенә 20 ел тулуын, аны лаеклы итеп билгеләп үтү кирәклеге турында сөйләп үтте. Юбилейга “Наш дом Татарстан” журналының махсус санын чыгару зарурлыгын, ассоциация эшчәнлегенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышланган альбом әзерләү кирәклеген билгеләп үтте. Озак еллар дәвамында Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе идарәсе рәисе, хәзер Ассамблея советы рәисе урынбасары булган Сәгыйть Җаксыбаев исә 20 ел эчендә иҗтимагый оешмалар белән хакимият арасында тыгыз хезмәттәшлек урнашуын ассызыклап үтте. Хәзер бай тәҗрибәне яшьләргә тапшыру бурычы торуын белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин, конференцияне йомгаклап, анда катнашучыларга республика Президентының, Татарстан Хөкүмәтенең, депутатлар корпусының, муниципаль берәмлекләр башлыкларының Ассамблея эшчәнлегенә нык булышлык итүен җиткерде. “Безнең кебек шундый зур иҗтимагый оешма булып берләшеп, милләтара мәсьәләләр белән шөгыльләнүчеләр юк дип әйтерлек. Без милли сәясәт концепциясен эшләп, ТР Халыклары корылтаенда кабул иттек. Киләсе елга корылтайның чираттагысы әзерләнә. Бу вакытка кадәр без оешмабызның Уставы өстендә эшләячәкбез, платформа һәм программа турында уйлаячакбыз. Корылтайны Республика көне тирәсендәрәк уздыру фикере бар”, - диде спикер.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге