Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне - зур һәм матур бәйрәм

09.10.2018

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Чара "Корстон" КСКК нда Казанда узды, анда республика авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре җыелды - игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, фермерлар, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы хезмәткәрләре һәм ветераннары. 

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненн бәйрәм итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты. 

Тантана театраль тамашадан башланды. 

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, авыл халкы - Татарстан таянычы, аңа алга таба да республика җитәкчелеге ярдәм итәчәк. 

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне - зур һәм матур бәйрәм, диде Татарстан Президенты. Ул билгеләгәнчә, бүген ышанып әйтеп була: һава торышы һәм климат шартларына карамастан, республикада 3 млн. 700 меңнән артык ашлык, 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыелган, 1 800 мең тоннадан артык сөт, 500 мең тоннадан артык ит җитештерелгән. Бу нәтиҗәләр - бүген биредә, әлеге залда, булган район вәкилләре хезмәте, дип ассызыклады ТР Президенты, бу терлекчеләр, игенчеләр, механизаторлар - тармакның иң яхшы хезмәткәрләре. 

Аеруча Рөстәм Миңнеханов ветераннарга рәхмәтләр юллады. Аерым игенчеләрне ягулык белән тәэмин иткән нефтьчеләргә - "Татнефть" компаниясен һәм "ТАИФ" компанияләр төркеменә - рәхмәтләр әйтте. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә хәбәр иткәнчә,  бүген республикада 450 мең шәхси хуҗалык, 4,6 мең фермер хуҗалыгы, 1,2 меңгә якын гаилә фермасы бар. "Бу - шулай ук безнең авылларга алга таба да үсү һәм чәчәк ату өчен кирәкле ресурс һәм байлык", - диде ул.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, бүген республикада 38 республика программасы гамәлгә ашырыла, алар тормыш сыйфатын яхыртуга юнәлдерелгәннәр, бигрәк тә авыл җирендә. 

"Әлеге программаларның күбесе авыл хуҗалыгы инфраструктурасы үсеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә юнәлдерелгән. Бу программалар алга таба да үсәчәк”, - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагына инвестицияләр быел 18 млрд. сум тирәсе булды. Ул инвесторларга рәхмәтен әйтте.

Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды: "Фидакяр хезмәт өчен" медале, "Татарстан Республикасының атказанган агрономы", "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы", "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе", "Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы", "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" мактаулы исемнәре. Барлыгы 16 кеше дәүләт бүләкләренә лаек булды. 

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.

"Без сөт буенча беренче субъект, ит буенча без беренче бишлектә, беренче унлыкта шикәр чөгендере буенча", - диде ул. "Сабантуйларсыз, бәйрәмсез һәм ялсыз, елына 365 көн алар хезмәттә, бу аеруча фидакяр кешеләр", - диде Марат Әхмәтов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.