ТР Президенты Исикава префектурасы губернаторы Масанори Танимото белән очрашты

08.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңэнеханов Японияга эш визиты кысаларында Исикава префектурасы губернаторы Масанори Танимото белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

"Сезнең Япониягә беречне килүегез түгел, безнең префектурага килүегез өчен, рәхмәт", - диде Исикава губернаторы сәламләү сүзендә. Ул кыскача өлкә икътисады һәм тарихы турында сөйләде. 

Татарстан Президенты Татарстан-Япония эшлекле форумы алдыннан очраша алу мөмкинлеге өчен рәхмәтен җиткерде. "Безнең делегация визиты бик яхшы дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтәсем һәм Сезгә кунакчыллык өчен рәхмәт әйтәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты сүзләренчә, Татарстанда "Рикен" институты белән Казан федераль университеты арасында багланшылар көйләнгән, студентлар алышу программалары гамәлдә. Шулай ук 2015 елдан "Рикен" белән "Эйдос-Медицина" Казан компаниясе белән уртак проект гамәлгә ашырыла. 

Рөстәм Миңнеханов алга таба да фәнни-тикшеренү проектлары өлкәсендә, стажировкалар оештыру өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итәргә тәкъдим итте. 

"Илләребез арасында мөнәсәбәтләр ныгуын күрәбез: Россия Президенты Владимир Путин Владивостокта Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән сөйләшүләр үткәрде", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Без төбәкара дәрәҗәдә элемтәләрне җайга салырга тиеш, диде ул. "Татарстан Республикасы белән Исикава провинциясе арасында хезмәттәшлек итәргә шат булабыз, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, Татарстанның Япония парнтерлары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бай: «Мицуи», «Йокогава электрик корпорейшн», «Мицубиси Фузо» компанияләре белән хезмәттәшлек алып барыла. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасында ИТ өлкәгә, яңа материалларга, нано- һәм биотехнологияләргә, робототехникага игътибар бирелә. Соңгы елларны инновацион инфраструктура үсешенә игътибар бирелә. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Масанори Танимотоны Татарстанга чакырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.