Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Японияга эш сәфәре кысаларында Япония премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Очрашу Канадзава шәһәрендә Татарстан-Япония бизнес-форумы алдыннан узды.
Рөстәм Миңнеханов Эйити Хасэгава белән берничә кат очрашканы бар, ә Эйити Хасэгаваның өч кат Татарстанда булганы бар.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе составында медицина өлкәсе буенча зур төркем бар. Ул искәрткәнчә, Казан федераль университеты Канадзава университеты һәм "Рикен" физик-химик тикешернүләр институты белән уңышлы хезмәттәшлек алып бара.
Татарстан Президенты шулай ук Япония Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашуы турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Яшьләр палатасы белән элемтәне даими рәвештә алып барырга кирәк.
Шулай ук яклар башка өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында да сөйләштеләр.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.