Татарстан Республикасы Япония һәм Исикава префектурасы бизнес вәкилләре белән халыкара һәм тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрне актив үстерә һәм хезмәттәшлекне үстерергә һәм киңәйтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Канадзава шәһәрендә узган «Татарстан-Япония» бизнес-форумында хәбәр итте.
Кунакларга сәламләү сүзе белән Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава мөрәҗәгать итте, ул бизнес-форум ачылу белән бөтенесен дә котлады.
Россия Федерациясенең Ниигатадагы Генераль консулы Михаил Сергеев билгеләп үткәнчә, төбәк компоненты – халыкара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше һәм ул форумда катнашучыларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш, үзара хезмәттәшлек урнаштыруны теләде.
Форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япония бизнесы вәкилләренә республика белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясе составында республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика предприятиеләре вәкилләре. «Бу сәфәребез барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарлар һәм уртак проектлар турында сөйләшеп килешерләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Исикава префектурасы җитәкчелегенә, Россиянең Япониядәге Илчесенә, Россиянең Ниигатадагы генераль консуллыгына һәм Тышкы сәүдәне үстерү буенча Япония оешмасына (ДЖЕТРО) эшлекле форумны уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты ассызыклаганча, Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Япония белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә.
Татарстанның Япония партнерлары белән хезмәттәшлектә яхшы тәҗрибәсе бар, диде ул. Мәсәлән, «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» белән бергәлектә «Аммоний» минераль ашламалар җитештерү заводы эшләтеп җибәрелде. Моннан тыш, «Мицуи» һәм «Тойо инжиниринг» компанияләре ТАИФ комапнияләр төркеме предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә; «Йокогава электрик корпорейшн» предприятиеләрне һәм инжиниринг үзәкләрен автоматлаштыру белән шөгыльләнә; «Эйдос» Татарстан компаниясе «Рикен» Япония институты белән бергәләп генетик диагностика өлкәсендә уртак проектны гамәлгә ашыра; «Ай-Си-Эл» предприятиесе Япония «Фуджицу» белән IT-технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итә; «Мицубиси Фузо» «КАМАЗ» заводы белән эшли, «Панасоник» Казанда Җәйге бөтендөнья универсиадасы партнеры булды; Номура Институты Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен эшләүдә катнашты.
Шулай ук Татарстан Япониянең Россия һәм Көнчыгыш Европа белән сәүдә ассоциациясе – РОТОБО һәм Япония тышкы сәүдәне үстерү оешмасы – ДЖЕТРО белән хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан-Япония хезмәттәшлегенең киләчәктә үсешенә Япониядә Татарстан вәкиллеге ярдәм күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасының инвестицион һәм сәнәгать потенциалын Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдир итте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасының мәгълүмат- технология потенциалы турында сөйләде. Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров цифрлы медицина өлкәсендәге проектларны тәкъдим итте һәм Казан федераль университетының Канадзава Университеты һәм «Рикен» физик-химик тикшеренүләр институты белән хезмәттәшлек турында мәгълүмат бирде.