Рөстәм Миңнеханов Кэнрокуэн паркы һәм Канадзава замогы паркында булды

08.10.2018

Япониядә эш сәфәрендә булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кэнрокуэн паркын һәм Канадзава замогы паркын карады. Кэнрокуэн паркы - Япониядәге иң атаклы өч паркның берсе һәм Канадзава шәһәренең иң зур паркы. Кэнрокуэн - алты яхшылык бакчасы. Башта ул Канадзава замогы паркы булган, аныж тарихы 1875 елдан башлана. 

Парк мәйданы - 114 436,65 кв. метр, анда 8750 агач үсә, 183 төр чәчәк һәм башка үсемлекләр, шулай ук шарлавыклар, инешләр күперләр бар. Паркның атаклы объектлары - борынгы фонтан һәм чәй йорты. 

ТР Президенты төп аллеяне карады, "Япон чәй йорты" мәйданында булды һәм паркның башка зоналары белән дә танышып, аның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Канадзава замогында булды. XVIII гасыр замогында 1989 елга кадәр университет урнашкан булган. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында замокта Япония император армиясенең штаб-квартирасы булган. Бүген замок җәмәгатьчелек өчен ачык. 

Замок паркына Кэнрокуэн паркы кушыла, ул - шәһәрдә популярлыгы буенча икенче парк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.