Рөстәм Миңнеханов: Без Канадзава университеты белән КФУ арасында хезмәттәшлеккә өметләнәбез

08.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехканов Канадзава шәһәре университетында булды. Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров бар иде. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзаларына World Premier (WPI) халыкара тикшеренүләр үзәге һәм пилотсыз идарә итү лабораториясе презентациясен күрсәттеләр. Канадзава университетында пилотсыз транспорт буенча фәнни-гамәли тикшеренүләр өч ел дәвамында алып барыла һәм әлеге автомобильләр Канадзава шәһәрендәә йөрү рөхсәте алган. 

Университет ректоры Коэтцу Ямазаки сүзләренчә, уку йорты Япониянең 20 иң яхшы университеты санында. Хәзерге вакытта биредә 10 меңнән артык кеше белем ала, шул исәптән 350 чит ил студенты. 

Университет составында 3 колледж, алар 16 юнәлеш буенча бакалавриат программаларын тәкъдим итә: гуманитар һәм социаль фәннәр, фән һәм техника өлкәсендә, медицина һәм фармацевтика юнәлешендә. 

Университет дөнья вузлары белән дә хезмәттәшлекне актив алып бара. Казан федераль университеты Канадзава университеты белән 1998 елдан бирле багланышта. 

Быел гыйнвар енда ике университет студентлар алышу турында документ имзалаган. Быел инде Казан университетында 70 япон студенты белем ала, ә Япония университетына КФУдан 20 студент китте. 

Бүген очрашу ахырында Кинадзава университеты белән КФУ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Илшат Гафуров һәм Коэтцу Ямазаки куйды. 

2019 елга Япониядән КФУга җибәреләчәк студентлар саны йөзгә, ә КФУдан Канадзавага китүче студент саны 70кә җиткерелрегә тиешле. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Канадзава университеты ректоры Коэтцу Ямазаки вуз паркында ике сакура агачын утырттылар. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.