Рөстәм Миңнеханов Япониянең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты

07.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында (2018 елның 7-8 октябре) илнең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Канадзава шәһәрендә узды.

Яшьләр палатасы – Япониянең иң мәгълүм яшьләр оешмаларының берсе, ул дөньядагы иң беренче яшьләр палатасы – АКШ Яшьләр палатасы аналогы буенча оештырылган.  
Яшьләр палатасы вәкилләре, Татарстан Республикасы Президентыны сәламләп, аңа Япониягә эш сәфәре һәм очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйттеләр. Аннары алар кыскача гына оешма эшчәнлеге һәм Яшьләр палатасы тарафыннан уздырылучы чаралар турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов оешма белән хезмәттәшлек урнаштыру һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибә алмашу тәкъдиме белән чыгыш ясады. 

Очрашу барышында креатив индустрияләрне үстерү, волонтерлык, яшьләрнең предприятиеләрдә эшләүләре, шулай ук Япония спортчыларының 2019 елда Казанда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашулары турында сөйләштеләр.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге өчен активистларга рәхмәтен җиткерде һәм, бу очрашу киләчәк хезмәттәшлеккә этәргеч булыр, дип өмет белдерде. «Сезне Татарстан Республикасына чакырам» - диде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.