Рөстәм Миңнеханов Кобе шәһәрендә тарихи мәчеттә булды

07.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге тарихи мәчеттә булды. Төрки-татар мәчете биредә 1935 елда Пакъстан мөселман коммерсантлары (ул чорда мөселман Һиндстаны) һәм Кобе шәһәренең төрки-татар җәмгыяте акчасына төзелгән. Ул Япониядә беренче төзелгән мәчет һәм илдә Исламны башка диннәр белән бер дәрәҗәгә куюны символлаштыра. Мәчетнең соңгы татар имамы Хөсәен Килки булган. Бүген аның хатыны һәм улы белән гаиләсе Кобедәа яши. Алар шәһәрдә төрки-татар эмиграциясенең согңгы вәкилләре. 

Бүген мәчет имамы - Бөек Британия гражданы, милләте пакъстанлы. Мәчеткә туристлар йөри. 

Мәчеттә Рөстәм Миңнехановка экскурсия оештырдылар, тарихи фотографияләр күрсәттеләр. Аерым алганда, 1995 елда булган җир тетрәвеннән соң, бердән-бер җимерелми калган бина шул мәчет була. 

Рөстәм Миңнеханов мәчетне карап чыкты, намаз укыды. Ахырда ТР Президенты Кобе мәчетенә ике басма Коръән бүләк итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.