Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуда катнашты

07.10.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында (2018 елның 7-8 октябре) РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкинның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумы ачылыр алдыннан узды.  

Очрашуда Япония ягыннан – Япония Премьер-министры киңәшчесе Эйити Хасегава, Россия ягыннан – «Роснано» ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс, РФ Президенты каршындагы Икътисадый совет әгъзасы, «Эшлекле Россия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәистәше Алексей Репик катнашты.

Яклар икътисад өлкәсендәге ике яклы мәсьәләләр, шулай ук халыкара проблемалар турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.