Татарстан Президенты республиканың иң яхшы яшь автоузышчыларына бүләкләр тапшырды

06.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь картинг йөртүчеләрне 2018 елгы сезон тәмамлану белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Ел саен Татарстан Автомобиль сопорты федерациясе тантаналы рәвештә 15 класста сезонның иң яхшы спортчыларын тәбриклиләр: «KZ2», «Восход», «Национальный А», «Национальный-Юниор», «Ротакс Макс», «Ротакс Макс-Юниор», «125А», «125Б», «Пилот», «Стриж», «Кадет», «Пионер», «Мини», «Супер-Мини», «Микро».

Рөстәм Миңнеханов “Микро” классында иң яхшы өч узышчыга бүләкләр тапшырды һәм “Фидакяр хезмәт өчен” медален Татарстан Автомобиль сопорты федерациясенең трассалар буенча комитеты рәисе Евгений Шафрановка тапшырды. 


"Татар-информ" материалы