Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр, аларның ата-аналары һәм укытучылары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, монда чакырылганнарның күбесе илнең төрле югары уку йортлары студентлары булачак. Мәсәслән, МДУ, Югары икътисад мәктәбе (Мәскәү), Механика һәм оптика мәгълүмат технологияләре университеты (Санкт-Петербург).
"Безнең өчен шундый яшь талантларның югары казанышларга ирешүе – зур мәртәбә. Бу сезнең тормышыгызда беренче зур адым. Илнең иң абруйлы югары уку йортларында белем алу мөмкинлегенә ия булуыгыз безнең өчен мөһим. Шулай да республика белән элемтәгезне югалтмагыз. Кемдер, бәлки, кире кайтырга теләр. Сезнең карьера үсеше өчен шартлар тудырырга тырышырбыз. Мин шәхсән үзем талантларның республикадан читтә яхшы югары уку йортларын сайлавына тыныч карыйм. Иң мөһиме – багланышлар саклансын", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов олимпиадада җиңүчеләргә.
Татарстан Президенты яшьләрнең шундый зур уңышларга ирешүенең төп нигезе гаиләдә булуын билгеләп үтте. "Мондый уңышларның фундаменты кем булуын онытмагыз. Ата-аналарыгыз гел янәшәгездә булачак. Ата-аналарны котлыйм. Мондый талантлы балаларны үстерү – горурлык ул", - диде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, укучыларның уңышында укытучылар зур роль уйный. "Киләчәктә дә сезне алдынгы карашлы, талантлы остазлар озата барырлар дип ышанабыз", - диде.
Азакта Рөстәм Миңнеханов педагогларга һәм ата-аналарга Татарстан Республикасы Президенты рәхмәтләрен тапшырды.