Татарстанда авыл хуҗалыгы техник культуралары уңышын җыю барышы турында ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барлык районнар белән видеконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, кырларда көнбагыш җыю өчен иң яхшы вакыт җитте. Республикада әлеге культурага 124 мең гектар бирелгән, шуларның 10,5 мең гектарында уңыш җыелган.
Бүгенгә 1,4 млн тонна чөгендер алынган. Зәй, Сарман һәм Мөслим районнары лидерлар рәтендә, диде докладчы.
Көнбагыш җыяр вакыт та җитте, республика кырларында бу культура 124 мең гектарга утыртылган, шуның 10,5 мең гектарыннан уңыш җыелган, дип билгеләп үтте М.Әхмәтов.
Туфракны җәйге-көзге эшкәртү эшләре 1,65 млн гектарда башкарылган – бу гомуми күләмнең 84 проценты.