Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 73%ка үтәлгән

06.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов күп фатирлы йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, 5 октябрьгә торак фондын мониторинглау йомгаклары буенча күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 73%ка үтәлгән. Динамика соңгы ике атнада 9% тәшкил итә. Бер үк вакытта киләсе ел программасы буенча да эшләр алып барыла. Мондый объектлар  исемлегенә бүгенгә 986 йорт кертелгән.

Мәктәпкәчә мәгариф объектларына ремонт дәвам итә. Бүгенгә эшләр 94 балалар бакчасының 23сендә бара. Программа үтәлеше – 95%, динамика   соңгы ике атнада – 2%.

11 булдырылучы ресурс үзәгеннән (колледждан) 9ында капиталь ремонт эшләре үтәлгән. 2 ресурс үзәгендә ремонт дәвам итә.

Мәдәни объектларга капиталь ремонт программасы буенча 12 объектта эшләр алып барыла. Үтәлеш – 98%. 30 объектта эшләр тәмамланган.

2018 елда муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының (Советларының) 38 бинасына – капиталь ремонт каралган. 5 октябрьгә эшләр Мөслимдәге 1 объектта дәвам итә. Әзерлек дәрәҗәсе – 94%.

Бүген 13 Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм 3 яшьләр үзәге бинасында эшләр дәвам итә. 

2018 елда Татарстанда 114 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капиталь ремонт каралган. Бүгенгә 21 объект тапшырылган, 89 поликлиникада эшләр дәвам итә. Үтәлеш – 71 процент. Динамика ике атнага - 9 процент.   

АСК объектларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча капиталь ремонт программасы буенча 232 сыер фермасы капремонтланган. Бу – 86%, 64 машина-трактор паркы буенча үтәлеш – 83%, 128 ашлык чистарту комплексы, орлык саклау һәм ябык ашлык амбарлары буенча үтәлеш – 87%, 11яшелчә саклагыч буенча – 84%, 123 силос-сенаж траншеясы төзү буенча – 83%.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.