Рөстәм Миңнеханов: Капитал салуларны яклау һәм хуплау буенча закон проекты привлечения инвесторлар җәлеп итү өчен ышанычлы инструмент булачак

05.10.2018

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – РФ Финанс министры Антон Силуанов Россия территориясендә яңа инвестицион проектларга капитал салуларны яклау һәм хуплау буенча РФ Минфинының закон чыгару инициативасына багышланган киңәшмә уздырды. 

Киңәшмә Казан Кремлендә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, Пермь крае губернаторы Максим Решетников, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. 

Киңәшмәне ачып, Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте каршында махсус төркем төзелгән, аның составына бизнесменнар, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү, икътисадый үсеш һәм инфраструктураны үстерү өчен җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән.

«Бүген бу эшнең төп бурычы – компанияләребез ресурслары чит илләргә китмәсен, ә Россиядә кулланылсын өчен шартлар тудыру. Беренче чиратта җитештерүләр һәм эш урыннары булдыру өчен», - диде РФ Минфины башлыгы. 

Антон Силуанов ассызыклаганча, бизнес белән эшне үзара файдалы нигездә, төрле административ хәл ителешләр кулланмыйча гына корырга кирәк. 

Министр бу эшнең төп өч юнәлешен билгеләде. Беренчесе – РФ Президентының илне якындагы алты елда үстерү турындагы указларында билгеләнгән бурычлар. Әлеге төркемгә кеше потенциалын үстерүгә юнәлгән  бизнес-проектлар керә. Икенчесе – дәүләт тарафыннан өстәмә ярдәм таләп итүче инфраструктур проектлар: юллар салу, коммуникацияләр һәм башкалар. Өченчесе – компанияләрнең үз проектлары. 

Россия Минфины башлыгы сүзләренчә, төбәкләр җитәкчеләре алдында зур эш тора. «Ил субъектларында бизнес белән эш никадәр нәтиҗәле оештырылуга бәйле. Бу мәсьәләләргә Рөстәм Миңнехановның никадәр игътибар итүен беләбез, шуңа күрә киңәшмәне Казанда уздырырга булдык», - диде министр.  

Журналистлар белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов РФ Финанслар министрлыгына мондый закон проектын эшләгән өчен рәхмәт белдерде һәм бу норматив документ инвестицион проектны гамәлгә ашыру чорында салым шартларын үзгәртмичә калдыруны һәм инфраструктураны үстерүгә киткән чыгымнарны компенсацияләүне гарантияли. «Минемчә, бу бик җитди документ. Бу икътисад үсешенә, яңа эш урыннары булдыруга өстәмә этәргеч булачак. Бу проектлар югары технологияле, импортны алмаштыручы һәм экспортка юнәлешле булачак», - диде ул. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, 2024-2030 елларга  республиканың саллы гына проектлар портфеле бар. «Бу – нефть эшкәртүгә, яңа этилен комплексы төзүгә, газ эшкәртүне киңәйтүгә, машина төзелешендәге проектларны гамәлгә ашыруга бәйле бик зур амбициоз  планнар. Шулай ук без авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектлар буенча да аерым фикер алыштык. Бу закон проекты инвесторлар җәлеп итү өчен ышанычлы инструмент булачак», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.