Казанга РФ беренче вице-премьеры – Россия Финанс министры Антон Силуанов килде

05.10.2018

Татарстанга эш сәфәренә дип Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – РФ Финанс министры Антон Силуанов килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Бүген Казанда Антон Силуанов Россия территориясендә яңа инвестицион проектларга капитал салуларны яклау һәм хуплау буенча РФ Минфинының закон чыгару инициативасына багышланган киңәшмә уздырачак. Закон проекты Россия икътисадына хосусый инвестицияләрне арттыруга юнәлгән.  

Киңәшмә Казан Кремлендә узачак, аның эшендә Россия төбәкләре җитәкчеләре катнашачак. 

Казан аэропортына килүгә үк Антон Силуанов, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «Казан Экспо» яңа күргәзмә үзәгенә юнәлде. РФ беренче вице-премьеры комплекс объектларындагы төзелеш эшләренең барышы белән танышты, WorldSkills Kazan 2019да катнашучылар өчен күргәзмә бүлмәләрен һәм ярышлар уздыру зонасын карап чыкты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.