Минтимер Шәймиев Халит Эрен белән очрашты

05.10.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе,”Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты. 

Халит Эрен кичә кич Казанга килде, Болгар тарих-археология комплексында булды. Бүген Кол Шәриф мәчетендә Ислам мәдәнияте музеенда “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге халыкара конкурсы җиңүчеләре” күргәзмәсе ачылышында катнашты. Ул шулай ук агымдагы елның сентябрендә Казанда татар галиме һәм мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган конференциядә катнашты.

Очрашу башланганда Минтимер Шәймиев Халит Эренга Татарстан Республикасы белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. “Без Сезгә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге җитәкчесенә һәм Әкмәлетдин Ихсаноглуга, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәгенең беренче генераль директорына (хәзер Ислам хезмәттәшлеге халыкара оешма җитәкчесе) рәхмәтле”, - дип ассызыклады   ул. 2000 елдан ИРСИКА Татарстан Республикасының академия, мәдәни һәм мөселман оешмалары белән ныклы элемтәдә тора.

2011 елда ИРСИКА ның республикада Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты белән бергә инглиз телендә “Татары. История и цивилизация” китабын әзерләве иң әһәмиятле проектларының берсе булды, дип искә алды Минтимер Шәймиев.

Ул Халит Эренга Болгар ислам академиясе эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Узган елның сентябрендә ИРСИКА җитәкчелеге Болгар ислам академиясе ачылышында катнашты һәм академия китапханәсенә Ислам тарихы һәм мәдәнияте буенча хезмәтләр тапшырды.

Халит Эрен Минтимер Шәймиевнең Татарстан белән Төркия мөнәсәбәтләрен үстерү, шул исәптә ислам мәдәнияте һәм исламны үстерү өлкәсендә генә түгел, ә Россия Федерациясе белән Төркия Республикасы, шулай ук Россия белән ислам дөньясында мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләде.

ИРСИКА генераль директоры Татарстанның Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемнәре эшчәнлегендә катнашуын югары бәяләде.

Халит Эрен шулай ук Татарстанның өч тарихи объектының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен республиканың зур казанышы дип атады.

Әңгәмә барышында Татарстан һәм Төркия арасында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләренә кагылдылар.

Очрашуда Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган, ТР Президенты Аппараты җитәксесе урынбасары- ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Татарстанның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте