Рөстәм Миңнеханов «Динамо-ГАП» командасын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады

05.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан клубы «Динамо-Гипронииавиапром» үләндә хоккей буенча хатын-кызлар командасын Россия Чемпионатында җиңүләре белән котлады. Котлау телеграммасы «Динамо» физкультура һәм спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы Советы рәисе, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, «Казанский Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры, «Динамо-Гипронииавиапром» клубы президенты Борис Тихомировка, Татарстан Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты, команданың баш тренеры Валентин Апельганецка, клуб уенчылары һәм хезмәткәрләренә юлланды. 

"Хөрмәтле хоккейчылар! Хөрмәтле Борис Иванович, Валентина Андреевна, Әсгать Әхмәт улы, Борис Петрович! 

Татарстан спорт сүючеләре исеменнән, шәхсән үземнән чын күңелдән сезне хатын-кыз командалары арасында үләндә хоккей буенча Россия Чемпионатында искиткеч җиңүегез белән котлыйм. Илнең күп катлы чемпионын җиңеп, сез уенда югары дәрәҗәдәге осталыгыгызны һәм характер көчен күрсәттегез. 

Әлеге көтеп алынган казаныш клуб коллективы, сәләтле спортчылар, югары профессиональ тренерлар штабы, хоккей федерациясе һәм "Динамо" җәмгыятенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Сезгә яхшы, бердәм эшегезгә, кызларга - матур һәм ышанычлы уеннары, җиңү шатлыгы һәм республикабыз белән горурлана алуыбыз мөмкинлеге өчен рәхмәт. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет, уңышлар, спортта һәм тормышта зур казанышлар телим. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.