Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәренә килде

04.10.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәре кысаларында Грозный шәһәренең 200 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнаша.

«Грозный» халыкара аэропортында Татарстан Президентын Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров каршы алды.

Шәһәр юбилее көннәрендә 200 туй, Хөсәйн бен Талал исемендәге паркны, шулай ук кайбер социаль объектларны ачу каралган. Моннан тыш, Чечен башкаласында WFCA 53 катнаш көрәшләр буенча турнир булачак.

Бүгенге бәйрәмнең төп вакыйгасы IX Кавказ халыкларының мәдәният һәм спорт фестивален ачу тантанасы булачак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул тантанада катнашырга ниятли. Фестиваль кысаларында Төньяк Кавказ федераль округы республикаларының милли спорт төрләре буенча чыгышлары да узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте