Рөстәм Миңнеханов: Татарстан газ-мотор ягулыгы базары үсешенә аеруча игътибар итә

04.10.2018

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII Петербург халыкара газ форумында белдерде.

Татарстан Президенты форумда газ тармагыныд заманча технологияләре һәм җиһазлары күргәзмәсен карады. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов "РариТЭК" Татарстан компаниясе экспозициясе белән таншыты. Анда Татарстанда җитештерелә торган газ-мотор техникасы тәкъдим ителгән иде. 

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча зур программа гамәлгә ашырыла. Бүгенге көнгә "газда" 4 меңнән артык автомобиль йөри. 

ТР Президенты сүзләренчә, республикада машина йөртүчеләрне газ ягулыгын куллануга күчерү өчен төрле стимуллаштыручы чаралар үткәрелә. Әйтик, автомобильгә кирәкле җиһазларны кую өчен чыгымнарны кайтаралар. "Бу бик мөһим. Газ баллоны җиһазларын кую өстәмә чыгымнар таләп итә. Кешеләр гел дә моңа риза түгел. шуңа да без субсидияләр бирәбез һәм махсус федераль программаларда катнашабыз", - диде ТР Президенты. 

Шулай ук Татарстанда газ заправкалары станцияләре челтәре киңәйтелә: хәзерге вакытта 19 станция эшли, тагын өчне гамәлгә кертү көтеләю 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге ягулык өстенлеге - экономияле булуы һәм зарарлы матдәләр һавага азрак эләгә. "Бүген без ике төп юнәлеш буенча эш алып барабыз: кысылган газ һәм сыекландырылган газ. Мотор ягулыгы буларак газны популярлаштыру буенча төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта без газны газ химиясе предприятиеләрендә чимал буларак та кулланабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты ассызыклаганча, әлеге эш - республиканың стратегик партнеры "Газпром" компаниясе белән бергә алып барыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.