Рөстәм Миңнеханов: “Казан синтетик каучук заводын үстерүдә алга китеш күзәтелә”
02.04.2012Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды.
РФ Энергетика министрлыгының Россия энергетика агентлыгы генераль директоры Тимур Ивановның доклады нефть химиясе комплексы предприятиеләренең энергетик нәтиҗәлелеген күтәрүгә багышланган иде. Ул 2009 елда оештырылган агентлыкның эшчәнлеге хакында сөйләде. Әлеге оешманың филиаллары Россиянең 72 төбәгендә эшли инде, бүген аларның чираттагысы рәсми төстә Казанда ачылды.
Нефть һәм газ химиясе комплексының Татарстанда өстенлекле тармак икәнлеген билгеләп үтеп, Т.Иванов тармак предприятиеләре белән хезмәттәшлекне җайга салырга тәкъдим итте. Аларның энергия һәм ресурс саклау программаларын анализлаганнан соң, нәтиҗәлелекне арттыру буенча конкрет тәкъдимнәр җиткерү күздә тотыла. Моның өчен агентлыкта зур күләмдә мәгълүмат тупланган, ул әлеге өлкәдә дөньяның әйдәп баручы оешмалары белән хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов агентлыкның “реаль эшләр белән шөгыльләнүен” һәм Татарстан белән актив хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Узган ел республика агентлык катнашында үткәрелүче, энергия саклау чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр алу буенча федераль конкурста откан. ТР Президенты әлеге өлкәдә дөнья күләмендәге тәҗрибәне үзләштерү буенча даими мәгълүмат алмашуны җайга салырга һәм “агентлык аша безгә кирәкле чараларны гамәлгә ашырырга” тәкъдим итте.
“Казан синтетик каучук заводы – Силикон” ААҖ генераль директоры Владислав Клиенков “Казан силиконы” проектын гамәлгә ашыруның барышы һәм “Казан синтетик каучук заводы” ААҖндә метилхлорсиланнар эшкәртүнең перспективалы юнәлешләре хакында сөйләде.
“Казан синтетик каучук заводын үстерүдә, ниһаять, алга китеш күзәтелә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышына әзерлек һәм аны үткәрүгә бәйле мәсьәләләр дә каралды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы