Рөстәм Миңнеханов Даниянең РФдәге Илчесе белән Татарстан-Дания хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышты

01.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Карстен Сендергорд әфәнде белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.    

Карстен Сендергорд Даниянең Россиядәге Илчесе итеп быел август аенда билгеләп куелган.   

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Сендергорд әфәнде 2 октябрь көнне «Алабуга» МИЗдагы «Rockwool» заводының яңа линиясен ачуда катнашырга җыена.

Рөстәм Миңнеханов Илчене сәламләп билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Россия-Дания мөнәсәбәтләре кысаларында Дания белән актив хезмәттәшлек итә. 

Дания бизнесы Татарстанда уңышлы эшләп килә. 2012 елда «Rockwool» компаниясе «Алабуга» МИЗда янмый торган материаллар җитештерү буенча Европада иң эре заводларның берсен ачты. Иртәгә компания теплица үсемлекчелеге өчен «Grodan» минерал-мамык субстратларын чыгару проектының икенче чиратын ачачак.

Моннан тыш, республикада ресурсларны һәм энергияне сак тоту өлкәсендә Дания тәҗрибәсе кулланыла. Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортлары «Данфосс» һәм «Хальдор Топсе» компанияләре белән хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан белән Дания арасында товар әйләнеше шактый үскән. Аның сүзләренчә, бу динамиканы киметмәскә кирәк. Бүген энергетика, югары технологияләр, машина төзелеше, сәламәтлек саклау һәм фармацевтика, АСК, инвестицион һәм инновацион-җитештерү тармакларында үзара файдалы багланышларны киңәйтү өчен зур потенциал бар. 

Карстен Сендергорд үз чиратында Татарстанның югары икътисадый һәм инвестицион потенциалын билгеләп үтте.   

Илче хәбәр иткәнчә, бүген Россия базарында 200ләп Дания компаниясе эшли. «Минем бурыч – Россиядә Дания компанияләре эшчәнлеген киңәйтүгә ярдәм күрсәтү», - диде Карстен Сендергорд. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.