Татарстан Президенты Лорд Уэйверли белән очрашты

01.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лорд Уэйверли (Бөекбритания) белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Очрашуда яклар Татарстан белән Бөекбритания арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Тагын Лорд Уэйверли ТР Президентына үзенең республикага эш сәфәре йомгаклары турында сөйләде. Лорд Иннополис Университетында һәм шундагы МИЗда, Казан федераль университетында булган, югары технологияләр өлкәсендә технопарк Казан «ИТ-паркы» эшчәнлеге белән танышкан һәм республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашкан. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.