Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсе татарлары активы белән очрашты һәм Магнитогорскига нигез салучылар һәйкәленә чәчәкләр салды

01.10.2018

Бүген Магнитогорскига эш сәфәре кысаларында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татарлары конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхеразыев та катнашты.

«Без сезнең белән кунакчыл Чиләбе җирендә, Магнитогорск шәһәрендә очрашуыбызга шатбыз. Бүген очрашуда безнең кадерле аксакалларыбыз да катнаша. Форсаттан файдаланып, сезгә рәхмәтемне белдерәсем һәм сезгә нык сәламәтлек телисем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов аларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, төбәк җитәкчелегенә татарлар җәмәгатьчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Бүген Магнитогорскида 20 меңнән артык татар яши, ә тулаем Чиләбе өлкәсендә – 180 меңнән артык татар. Шулар арасында: өлкә үсешенә үзләреннән өлеш керткән күренекле металлурглар, галимнәр һәм мәдәният әһелләре. Чиләбе өлкәсе җитәкчелегенә һәм шәхсән Борис Александрович Дубровскийга һәм Магнитогорск шәһәре администрациясенә, шәхсән Сергей Николаевич Бердниковка татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерүдә шартлар тудырганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә». 

Очрашу барышында Магнитогорскида татар мәдәни үзәген булдыруга, татар телен өйрәнү өчен этномәдәни компонентлы мәктәпләр булдыруда ярдәм күрсәтүгә, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең хәбәрчеләр пунктын ачуга һәм Магнитогорск-Казан турыдан-туры һава юлларына бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Очрашуда Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессы рәисе Лена Колесникова татар шагыйре Габдулла Тукайга Чиләбе шәһәрендә һәйкәл кую һәм аның тирәсендәге скверны төзекләндерү тәкъдиме белән чыкты. Бу инициативаны ике төбәк җитәкчелеге дә хуплады.    

Очрашу тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов Магнитогорскига нигез салучыларга багышланган «Беренче палатка» һәйкәленә чәчәкләр салды.  Беренчеләр арасында Магнитогорска Татарстанның барлык районнарыннан җибәрелгән татарлар булган. Шулар арасында хәлле тормышлы крестьяннар, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, дин әһелләре булган. Һәр елны монда репрессияләнгәннәрне искә алу көнендә мемориаль чаралар уздырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте