Фәрит Мөхәммәтшин “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды турында” Федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә
30.03.2012Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пензада Идел буе федераль округы РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең XXX утырышында чыгыш ясап, авария хәлендәге мәдәни мирас объектларын саклау өчен, федераль законнарны камилләштерергә кирәклеген белдерде.
Утырышта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасарлары Леонид Гильченко һәм Галина Изотова, Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкарев, парламент башлыклары катнашты. Киңәшмәне Ульяновск өлкәсе Закон чыгару Җыены Рәисе - ассоциация координаторы Борис Зотов алып барды.
Төбәк дәрәҗәсендә инвестицион эшчәнлек өчен удай шартлар тудыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен законнар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча Галина Изотова чыгыш ясады. Аерым алганда, ул Татарстанның 2011 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме (386 144,7 млн. сум) буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер булуын билгеләп үтте. Республикага чит илләрдән инвестицияләр якынча 1 миллиард доллар күләмендә җәлеп ителгән.
Фикер алышына торган тема буенча Фәрит Мөхәммәтшин үз тәкълимнәрен яңгыраттты. Аның сүзләренә караганда, күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү барышында инженерлык һәм социаль инфраструктураны үстерүгә зур акчалар тоту зарурлыгы туа. Татарстан парламенты башлыгы социаль секторны үстерү өчен, дәүләттән дә инвестицияләр кирәк дип саный. Инфраструктураны үстерүгә федераль үзәкнең төбәкләр белән бергәләп финанслау шартларында инвестицияләр кертүе мәсьәләне хәл итәр иде.
РФ субъектларында мәдәният үсешен хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләсе дә кун тәртибенә кертелгән иде. Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларының игътибарын Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау проблемасына юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, тарихи һәйкәлләрнең зур тизлек белән җимерелүе - көнүзәк мәсьәлә, бу һәйкәлләрне югалту ил мәдәниятына зур зыян сала.
“Әлеге проблема безнең республика өчен дә хас. Казан, Чистай яки Алабуга кебек шәһәрләрнең тарихи өлеше күпчелек очракта бер канәгатьләнерлек түгел һәм тиз арада коткаруны көтә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә карганда, РФ халыкларының мәдәни мирас объектлары турындагы законнарны камилләштерергә, шул исәптән, аерата кыйммәткә ия булган тарихи һәм мәдәният һәйкәлләренең хокукый хәлен җайга салырга кирәк.
Безнең республика мисалында ул игътибарны авария хәлендәге торак фондын бетерү белән бәйле килеп чыга торган иң катлаулы проблемага юнәлтте. Татарстанда авария хәлендә дип табылган күпфатирлы йортлар бар. Алар гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча республика программасына кертелгән, “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды турында” Федераль закон буенча сүтелергә тиешле. Әмма шул ук вакытта аларның кайберләре мәдәни мирас объектлары булып санала. “Мәдәни мирас объектлары турында” Федераль закон буенча мәдәни мирас объектлары сүтелә алмый, РФ Җинаять кодексының 243 статьясы буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Шулай итеп, булган законнар нигезендә әлеге проблеманы хәл итәргә мөмкин түгел.
Фәрит Мөхәммәтшин килеп чыккан мәсьәләне хәл итү юнәлешендә Татарстан парламенты тарафыннан закон чыгару инициативасы рәвешендә “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты әзерләнүен хәбәр итте. Спикер коллегаларын әлеге закон инициативасын хупларга чакырды.
Ассоциация утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыены арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка парламент башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Евгений Лебедев кул куйды. ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, ике төбәк күптәннән икътисади, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә бик тыгыз хезмәттәшлек итә.
Әлеге документ парламентлар арасындагы хезмәттәшлекне алга киңәйтү, законнар эшләү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу өчен яңа мөмкинлекләр ача. РФ Федераль Җыенына закон чыгару инициативалары эшләп керткәндә бердәм фикерләр булдыруга юнәлтелгән.
Евгений Лебедев, үз чиратында, әлеге килешү нигезендә Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыенының үз төбәкләрендә яшәүче татарларның милли-мәдәни мөхтәрияты чараларын оештыруда төрле яктан ярдәм күрсәтәчәген белдерде.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге