Рөстәм Миңнеханов: Магнитогорск металлургия комбинаты - Татарстанның төп партнерларының берсе

01.10.2018

Бүген Магниторгорск шәһәренә эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Магнитогорск металлургия комбинаты" ГАҖндә булды. Рөстәм Миңнехановны комбинат эшчәнлеге белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм “Магнитогорск металлургия комбинаты” Директорлар советы рәисе Виктор Рашников таныштырды. Татарстан Республикасы делегациясе домна мичләрендә металл кою, калын табаклы калай җитештерү цехын карады.

"Магнитогорск металлургия комбинаты - безнең КАМАЗ, Әлмәт торба заводы, Позис, Форд Соллерс һәм башка күп оешмаларның мөһим партнеры”, - диде Рөстәм Миңнеханов Борис Дубровский һәм Виктор Рашников белән аралашкан вакытта. “Татарстанга гына ел саен 12 миллиард сумга 310 мең тонна металл китерелә. Быелның маенда Алабугада без Сезнең белән Комбинатның һәм Джошкуноз төрек компаниясенең сервис металл җитештерү үзәгендә яңа һәм заманча производство эшләтеп җибәрдек. Безнең төбәкләрнең эшчәнлеге үсәр, дип өметләнәм”.

Бүгенге көндә “Магнитогорск метталургия комбинаты” дөньякүләм эре корыч җитештерүчеләр рәтенә керә. Россиядә кара металлургия оешмалары арасында алдынгы урыннарны алып тора. 2017 елда ММК Группасы тарафыннан 12,9 миллион тонна корыч һәм 11,6 металл продукция товары җитештерелгән. Шул сәбәпле, Магнитогорскины Россиянең металлургия башкаласы дип атыйлар.

“Магнитогорск метталургия комбинаты” продукциясе Татарстан предприятиеләренә дә тапшырыла - "КАМАЗ" ГАҖ, "Серго ис. завод" АҖ, Чаллы торба заводы, Казан төгәл машинатөзү заводы, Әлмәт торба заводы һәм башкалар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.