Татарстан Президенты Магнитогорскига эш сәфәре кыла

01.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магнитогорск шәһәренә эш сәфәренә килде. Магнитогорск аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Эш сәфәрендә Татарстан Президенты «Магнитогорск металлургия комбинат»ында булырга җыена, анда аңа домна мичләрендә метал коюны, калай-прокат цехында калын калай җитештерүне күрсәтәчәкләр. Аннары Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында ул Чиләбе өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашачак, шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Магнитогорскига нигез салучыларга багышланган «Беренче палатка» һәйкәленә чәчәкләр салачак. 

Эш сәфәре азагында ул Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский белән очрашырга ниятли, анда алар төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекнең  перспектив юнәлешләре турында фикер алышачаклар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте