Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан ЭКСПО" халыкара күргәзмә үзәге объектлары әзерлеген бәяләде. ТР Президентын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Президенты комплекс биналарын карады, күргәзмә павильоннар, WorldSkills ярышлары өчен зона, галереяләр һәм күп функцияле заллар әзерлеген бәяләде.
Рөстәм Миңнехановка күргәзмә үзәкнең әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы турында хәбәр иттеләр. Бүген объектта эшләр тәүлек буе бара һәм аны октябрь уртасына сафка кертү көтелә. Шул ук вакытта анда берече чараны "Юл-2018" халыкара күргәзмәсен үткәрү планлаштырыла.
“Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексы 2019 елдагы WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен каралган.
Искәртик, кичә Россия милли җыелма командасы EuroSkills Budapest чемпионатында медальләр саны буенча беренче урын алды. Ә Татарстан вәкилләре җыелма командага 3 алтын медаль китерде: "CAD Инженер дизайны", "Эшкуарлык" һәм "Мобиль робототехника", шулай ук "Балта осталыгы" категориясендә көмеш медальне яуладылар. Рөстәм Миңнеханов Россия командасы вәкилләрен искиткеч чыгыш ясаулары белән котлады.